4 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе - Шәрифуллина Наилә Билаловна) “Китапның тормышын озынайтыйк” акциясендә катнаштылар. Акция барышында 200 китап ремонтланды. Балалар бик тырышып, бик пөхтә итеп китап битләрен ябыштырдылар, язуларны тәртипкә китерделәр. Китапларны реставрацияләү өчен клей, картон, скотч кулланганнар.
Югары технологияләр гасырында кеше укудан башка булдыра алмый. Китапның әһәмияте гаять зур. Акция укучыларга китапның мөһимлеген, аңа сакчыл мөнәсәбәтнең кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Балалар китапханәсе коллективы укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә китапларны ремонтлауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә. Хәзер китаплар киштәләрдә тора һәм яңадан укучыларын көтә.