Кукмарага кергәндә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденының күчермәсе урнаштырылды. Бу турыда үзенең Инстаграм битендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев язды.
«Әлеге зур бүләкне районның терлекчелек өлкәсендә рекордлы күрсәткечләргә ирешкәне һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткәне өчен Татарстан Президенты тапшырды».