Кукмарада зур Үгез сыны пәйда булды

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Аны Зур Кукмара авылында яшәүче Марсель Садыйков ясаган.

Республикадагы иң зур үгезләрнең берсе – Кукмарада. Аны Зур Кукмара авылында яшәүче Марсель Садыйков ясаган.

«Моннан өч-дүрт ел элек туган авылым Зур Кукмарада кар сыннары ясаган идем. Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев хезмәтемне күреп, мактап, үземне тагын да үсендереп җибәрде. Быел Яшел Үзән, Лаеш районнарында Яңа ел символы – Үгез сыннары ясадым. Кукмарада да эшләп куйдым, энем дә булышты», - ди ул.

Үгезнең биеклеге – 5 метр. Аны ясау өчен 110 кубометр кар киткән. Әлеге фигураны Кукмара төбәкне өйрәнү музее янында күрергә була.

Марсель ясаган Үгез бик зур, матур. Яңа ел бары тик бәхет-шатлыклар гына алып килсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International