Яңа ел белән котлау!

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Район халкын декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен.
Балыкчыларга да, транспорт белән юлга чыгучыларга да, табигатьтә ял итүчеләргә дә бәйрәм ялларын исән-имин, хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.
Илназ КӘРИМОВ, Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International