Адай авылында хоккей ярышы үткәрелде

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Анда Адай, Чишмәбаш, Олыяз, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи һәм Саба районының Мишәбаш авылы командалары очрашты. 

8 гыйнвар көнне Адай авылының хоккей командасы үзенең боз мәйданчыгында кунаклар кабул итте.  «Адай авылы хоккей командасы» кубогына үткәрелгән  хоккей ярышында Адай, Чишмәбаш, Олыяз, Сәрдекбаш, Аш-Буҗи һәм Саба районының Мишәбаш авылы командалары очрашты. 

Бу ярыш инде алтынчы мәртәбә үткәрелә. Аны оештыручы һәм башлап йөрүче Фирдүс Фәхретдинов, иганәче Фәнис Хәмәтдинов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттәховлар командаларга имгәнүләрсез матур, гадел уен теләделәр. 

«Без яшь чакта мондый мөмкинлекләр юк иде, кадерен белегез. Ә без, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә тырышырбыз», - диде Фәнис абый. 

Афәрин, егетләргә, чыннан да, шәп уен күрсәттеләр.  Аш-Буҗи командасы беренчелекне бирмәде, Адай - икенче, Мишәбаш егетләре өченче урынны яулады. 

Җанатарлар да кимен куймады, чын күңелдән үзенең командасына көч биреп торды. Клуб мөдире Фәния апа Хәбибуллина уенны матур итеп алып барды.

Моннан тыш, тәмле пылау, самавыр чәе дә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International