КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
Татарстан Республикасының 2021 елның 15 гыйнварына
1. Метеорологик фараз
Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр көтелә: 15 гыйнварда төнлә көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә, юлларда кар көртләре.
2021 елның 15 гыйнварына
2021 елның 14 гыйнвар 18 сәгатьтән 15 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран.
Көндез урыны белән бераз кар.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-15˚.
Көндез максималь һава температурасы -8..-12˚.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.