15 январь көнне Байлангар авылы китапханәчесе мөдире Хисматова Венера Хантимеровна балалар бакчасында кунакта булды. Ул аларга дөнья халыклары әкиятләре арасыннан иң матур "Картлар акылы" дип исемләнгән әкиятне укып үтте. Балалар әкиятләрне бик теләп тыңладылар, яңа китапларны карадылар, ел фасыллары турында табышмакларга җавап таптылар, әкияти сорауларга җавап бирделәр.