Сергей Димитриев Качману көнендә су чумынды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Район башлыгы православие динен тотучыларны котлады.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Качману бәйрәме көнне Село Чура авылындагы купельдә су чумынды. Ул үзенең Инстаграмдагы аккаунтында фото куйган.

Шулай ук район башлыгы православие динен тотучыларны да котлый.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Качману көнне Кукмара районында өч урында - Лубян, Нырья, Село Чура авылларында суга чумыну өчен махсус бәкеләр ясалды.

фото: Фаил Хабибуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International