20 гыйнварда Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Хафизов Тимур Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында яшь музыкантлар өчен "Иртәгәдән йолдызлар" республика иҗат программасы концертында чыгыш ясады. Тыңлау нәтиҗәсендә 106 егет һәм кыз арасыннан иң яхшыларның 30ын Казан, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Буа, Кама Тамагы районнарыннан сайлап алдылар. Тимур К.М.Веберның "Ирекле атучы" операсыннан «Аучылар хоры» әсәрен башкарды. Тимурныны һәм укытучысы Хәсәнов Марат Рәфәгат улын бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз!!! Уңышлар сезгә!!!