2021 елның 23 гыйнварында «Зилант» спорткомплексында 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Айдар Закиров истәлегенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды.

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 23 гыйнварында «Зилант» спорткомплексында 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Айдар Закиров истәлегенә Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 6 кыз командасы катнашты: Зилант 1(2006 елгы), Зилант 2(2007-2009 елгы), Арча, Әтнә, Теләче, Можга. Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте һәм кискен көрәштә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Зилант2 командасы җиңүче булды (2007-2009 еллар), икенче урында – Зилант-1(2006 елгы), өченчедә – Можга командасы. Ярышларда җиңүче команда Кубок, истәлекле грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Призлы урыннар яулаган командалар истәлекле грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International