27 февральдә Кукмара балалар китапханәсендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Үткәннәргә сәяхәт” дип исемләнгән фестиваль узды. Мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрне онытмау максатыннан узган әлеге чарага “Салават күпере”, Әсән-Елга, Поч.Кучук авылы балалар бакчасыннан балалар чакырылды.
Китапханәче Закирова Фирдания Фирдинант кызы электрон презентация ярдәмендә балаларга Кукмарабызның кыскача тарихы турында мәгълүмат бирде, күренекле кешеләр, аларның хезмәтләре турында сөйләде.
Балалар милли киемнәрдә милли рухны, гореф-гадәтне чагылдырган җыр-биюле театраль тамаша күрсәтте.
Фестивальгә жюри нәтиҗә чыгарды, җиңүчеләргә Кукмара “Халыклар дуслыгы йорты” җитәкчесе Гареева Гөлнара Закирҗан кызы дипломнар тапшырды.