"Игътибар һәм хөрмәт билгесе»

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 нче елның 27 нче гыйнварында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Ленинград блокадасында катнашкан, Бөек Ватан сугышында катнашкан Салихова Хәтирә Фаляховнага, һәм аның иренә игътибар һәм хөрмәт билгесе курсәттеләр. Гаилә пары Кукмара районының Өлге авылында яши.
Салихова Хәтирә Фалях кызы 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтне Мәскәү шәһәреннән башлый. Соңрак аны Ленинград шәһәренә җибәрәләр, анда блокада башланган.
Хәтирә апа тыныч вакытта почтада эшли. Хәзерге вакытта Хәтирә Фалях кызы ире Салихов Мөбарәкҗан Салих улы белән яши, ул Бөек Ватан сугышы инвалиды. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International