2021 елның 28 февралендә «Зилант» спорткомплексында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Кукмара җирле бүлекчәсе призына 2009 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында, 2008 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында, шулай ук 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк спорт ветераннары арасында өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина, «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Мингазетдин кызы Яппарова сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Ярышта Кукмара, Вятка Аланы, Шәмәрдән, Байлар Сабасы, Туембаш, Олыяз, Аман Ошторма авылы, Арча шәһәрләреннән 70тән артык кеше катнашты.
Көн ахырына барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 2009 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында 1 урынны Инзилә Бәйрәмова (Байлар Сабасы), 2 урынны Динә Батыршина (Байлар Сабасы), Динә Зыятдинова (Байлар Сабасы) яулады. Малайлар арасында Ислам Шәфыйков (Туембаш) җиңүче булды, 2 урында - Камил Вилданов (Байлар Сабасы), Кәрим Фәттахов( Байлар Сабасы) 3 урында.
2008 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында Зилә Вәлиева(Байлар Сабасы) җиңүче булды, икенче урында Екатерина Ищенко (Байлар Сабасы), өченчедә - Анастасия Ануфриева (Байлар Сабасы). Егетләр арасында бу яшь төркемендә 1 урын Булат Гадиятуллин (Кукмара), 2 урын – Данис Әхмәтҗанов(Байлар Сабасы), өченче урын-Салават Заһидуллин ( Байлар Сабасы) . Спорт ветераннары арасында Сергей Терентьев(В. Аланы) җиңде , көмеш призер - Әнәс Әһлиуллин (Аман Ошторма), бронза призер –Рамил Әхмәтҗанов (Кукмара) . Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар,медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнде.