2021 елның 25-28 февралендә Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо һәм билбау көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар..Ильяс Багаманов-60кг (гимназия) һәм Ранил Газизуллин-55кг (лицей), Малик Бәдертдинов 45кг авырлык категориясендә (гимназия) бронза призерлары булдылар. Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Марес Бәдертдинов һәм Данил Шиһаповны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз , киләчәктә дә уңышлар телибез.