2021 елның 20 февралендә Балтач шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре тренерлар Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Газизҗанова, Римма Рәхмәтуллина, Эльвира Шәймәрданова, Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган ачык фестивальдә катнаштылар. Кәрим Шәфигуллин, Энҗе Усманова, Карина Шәйдуллина, Тимур Захаров, Илзия Ибәтуллина,Рузилә Нуриева, Рүзәл Мигразов, Ләйсән Хөснетдинова алтын медальләргә лаек булды.Әмир Михайлов, Никита Данилов, Энҗе Усманова, Алия Сафина, Ләйсән Хөснетдинова көмеш медальләргә лаек булды. Бронза медальләрне Алия Сафина,Дамир Михайлов, Ряз Галимуллин, Никита Данилов, Эмиль Степанов яуладылар. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, укуларында уңышлар һәм алга таба да спорт җиңүләре телибез.