4 март көнне балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тел дигән дәрья бар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2б сыйныф укучылары һәм Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары чакырылган иде Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга татар теленең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, кабатланмаслыгы һәм күпкырлы булуы турында сөйләде. Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште. Соңыннан "Тамчы" китап театры клубына йөрүче балалар "Кем нәрсә ярата" дигән татар халык әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте.
Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны дәвам итте. Алар балаларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.