“Татулыкка һәм тынычлыкка әкиятләр аша: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз”

2021 елның 5 марты, җомга

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе гимназиянең “Әкияттә - кунакта” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Татулыкка һәм тынычлыкка әкиятләр аша: халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз” дип аталган бөтенрәсәй акциясенә кушылды. “Татарстан халыклары әкиятләре” китабыннан татарча әкиятләрне кычкырып укыды һәм фикер алышты. Әкиятләрдә һәрвакыт яхшылыкның җиңеп чыгуы, ә ялганчыларның, әхлаксызларның хурлыкка калуы турында сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International