Мартта татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк

2021 елның 5 марты, җомга

8 Март эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Мартта татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International