5 март көнне балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган телем – татлы тел” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарага 9 нче номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Милли киемнәрдә балалар туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар һәм удмурт телләрендә шигырьләр укыды. Соңыннан балалар "Түбәтәй", "Йөзек салыш" татар халык уеннары, "Алтын капкалар" рус халык уенын уйнады, "Туган тел" бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.