Районыбызның барлык гүзәл затларын иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Яз бәйрәме барыгызга да бәхет-шатлыклар, саулык-сәламәтлек, күтәренке кәеф алып килсен. Тормышыгыз сөенечле вакыйгалар белән тулып торсын, якын кешеләрегез һәрчак кадерегезне белеп яшәсен.
Күңелегез түрендә һичкайчан
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.
Изге теләкләр белән Кукмара районының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илназ КӘРИМОВ.