Бәйрәм алдыннан 8 март көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен “Ягез әле кызлар!” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ике команда көч сынашты. Төрле конкурсларда катнашып, кызлар үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар.