Манзарас авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Туган авылым минем Манзара" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Кунакка Манзарас авылында туып шунда гомер кичерүче Ямалиева Флюра апа,һәм Валиева Марзия апалар чакырулы иде. Кунаклар балаларга матур итеп Тукайның "Эшкә өндәү", "Карак мәче", Бари Рәхмәтнең "Әтәч" шигырьләрен сөйләп үтте. Кичә ахырында балалар әбиләргә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.