11.03.2021 елда Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова 2 коррекция төркеме балалары белән «Аң югалтуда беренче ярдәм күрсәтү» дигән темага «Медицина сәгате» үткәрде.
Балаларга нәрсә икәнлеге ачык аңлатылды.
Аң югалту (баш мие анемиясе-баш мие кан тамырлары җитешсезлегенең җиңел формасы) – психик травма, авырту хисе, кан күргәндә һәм җилләтелмәгән бүлмәдә булырга мөмкин. Күбрәк хатын-кызларда күзәтелә.
Билгеләре: баш әйләнә, гомуми көчсезлек, аңны югалту, колак шаулавы, булырга мөмкин.
Тире катламнарының агаруы, кул һәм аякларның салкынаюы, йөзендә тир чыга. Күз карасы тарая. Пульс әкренәя. Артериаль кан басымы төшә.
Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәре сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.