Бәйрәм кунаклары концерт һәм театральләштерелгән программа карый алачак.
13 март көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Май чабу», «Нәүрүз»не каршы алу бәйрәме узачак.
Бәйрәм кунаклары театральләштерелгән тамаша, фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашында оештырылган бәйрәм концерты карый алачак, карачкы яндыру булачак.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана.