Сәрдекбаш авылы китапханәсендә "Укучылар өчен мәдәният" проекты нигезендә "Әбием сандыгының серләре" дип исемләнгән күргәзмә дәрес уздырылды. Китапханәче балаларга элек сандыкның ни өчен хезмәт иткәнен, халкыбызда аның кадерле ядкарь икәнен аңлатып китте.