Сәрдекбаш авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен милли каһарман һәм урта гасыр полководецы, Киев Русе кенәзе Александр Невскийның шәхесенә багышланган чара үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән "Александр Невский тарихы балаларга"дип исемләнгән видеофильмын карадылар. Чара вакытында укучыларга Россиядә Александр Невский ордены булдырылуы билгеле булды.