«Милосердие» реабилитация үзәгендә   «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.

2021 елның 12 марты, җомга

       Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә   «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында «Татар милли орнаменты белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.

       Балалар татар милли орнаменты тарихы, аның төрләре белән таныштылар. Татар халкының борынгы һәм колоритлы мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, шатлык-куанычлары, тормыш рәвеше, ышанулары иҗатта чагылыш таптылар. Тәрбияләнүчеләр орнамент элементларының төрлелеге, төснең әһәмияте һәм аны куллану урыны турында белделәр.

       Балалар өчен татар орнаменты белән бизәлгән эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, әлеге тематикага караган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

       Әлеге дәрес шулай ук грант откан социаль проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

       Мондый дәресләр халык сәнгатенә карата кызыксыну һәм эстетик караш тәрбияли, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.

     Тернәкләндерү үзәге хезмәт инструкторы Борковских Асия Кадыйр кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International