2021 елның 12-14 мартында Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге шәкертләре тренерлар Марес Бәдертдинов, Энҗе Йосыпова, Данил Шиһапова, Альберт Шәңгәрәев 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар.

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 12-14 мартында Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге шәкертләре тренерлар Марес Бәдертдинов, Энҗе Йосыпова, Данил Шиһапова, Альберт Шәңгәрәев 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Кызлар арасында Адилә Галиева 34кг авырлык категориясендә (Кукмара 4нче урта мәктәбе) бронза медаль яулады. Егетләр арасында Рузил Тимербаев+71кг авырлык категориясендә (Югары Арбаш урта мәктәбе) икенче, Айрат Хисмәтов 38кг авырлык категориясендә (А.М. Булатов исемендәге  лицей), Адель Ганиев 38 кг авырлык категориясендә һәм Айдар Шәйхутдинов 42кг авырлык категориясендә (Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) өченче урынны яуладылар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International