12 март көнне Гарипова Лилия Дамир кызы А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5 сыйныф укучылары өчен китапханә буенча экскурсия үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан оештырылган, 22 мартка кадәр Кукмара үзәк китапханәсендә эшләп килүче, Бөек Ватан сугышы чорларының яшерен архив документлары күргәзмәсе белән таныштырды.