“Кадерле Туган телем!” смотр-конкурс

2021 елның 16 марты, сишәмбе

16 март көнне балалар китапханәсе «Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Кадерле Туган телем!” дип исемләнгән смотр-конкурс үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды, туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Һәр тел үзенчә матур һәм кадерле.

Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Алар милли киемнәрдә рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде.

Җюри нәтиҗә ясады һәм барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International