Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 49 яңа очрагы ачыкланган

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 782 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 23 кеше дәваханәгә салынган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 26, Яр Чаллыда – 8, Арча, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат районнарында – икешәр,  Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Тукай районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 782 очрагы теркәлгән, 15 419  кеше терелгән, шул исәптән 65 - узган тәүлектә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International