12-14 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россия-2035»социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы финалы узды.
Читтән торып үткәрелгән турда 7 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 4 меңнән артык кеше катнашты, аның нәтиҗәләре буенча экспертлар 1000нән артык иң яхшы эшне сайлап алды. Финалистлар авторлары арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары да бар: Камалова Йолдыз һәм Низамова Әмирә, "Рәсем" номинациясендә үз эшләрен лаеклы якладылар һәм конкурс жюриыннан яхшы фикерләр алдылар, жит. Низамова Л.Н.
Шулай ук алар белем бирү-мәдәни программаларда, тренингларда , мастер-классларда катнаштылар, Кызыл мәйданда урнашкан дәүләт тарихи музеенда булдылар.
Укучылар чыгыш ясау һәм проектларны яклау буенча зур тәҗрибә алдылар, шулай ук бу конкурста киләсе елга да катнашырга теләк белдерделәр.