Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасы нәниләре белән авыл буйлап сәяхәт кылды. Балалар Манзарас авылы җирлек башлыгы Рашидә Гаян кызы белән танышып чыкты, аннары авылыбызның иң өлкән бинасы булган, иске Райпо кибете, Манзарас күмәче, Медпункт, авылыбызның үзәк урамы 1Май урамы белән танышып кайтты.