«Могҗизалы китаплар-балаларга» экскурсия

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

17 март көнне балалар китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасының беренче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәчесе Фирдания Закирова «Могҗизалы китаплар-балаларга» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңлады, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында татар теле укытучысы Сәйфетдинова Дамира Гаязетдин кызы балаларга «Кулдан ясалган станокта палас үрү» дигэн темага мастер класс күрсәтте.

Балалар «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карады. Чара «Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International