Янил авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан төрле темаларга мастер-класслар үткәрелде. Авылда мөселманнар һәм православие динендәгеләр яшәгәнлектән, мөселманча яулык бәйләү, Пасха йомыркаларын бизәү, алар өчен подставкалар ясау һ.б. мастер-класслар күрсәтелде.