“Туган телнең асыл байлыклары” конкурс-уен программасы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

18 март көнне балалар китапханәсендә Олыяз урта мәктәбенең 2а һәм 2б сыйныф укучылары өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган телнең асыл байлыклары” дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл мөнәсәбәтне саклау кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, "Мәкальләр чылбыры", "Төзәткечләр әйтү", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" бәйгеләрендә һәм конкурсларда катнашты, "Түбәтәй", "Йөзек салыш" татар халык уеннары уйнады, "Туган телем" бию флешмобын күрсәтте. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International