«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган чара уздырылды.

2021 елның 19 марты, җомга

2021 нче елның 19 нчы мартында Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган чара уздырылды. Балалар уеннар уйнадылар һәм "Zumba" дәртле биюен биеделәр, ә концерт номерларын тернәкләндерү курсы узучы яшүсмерләр әзерләделәр.
Балалар һәм ата-аналар «Папье-маше» техникасында «Язгы пейзаж»коллажын әзерләүдә катнаштылар.
Тегү остаханәсендә балалар өчен йөрәк формасындагы магнитлар ясаганнар.
Бәйрәм балаларга да, ата-аналарга да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International