"Милосердия" узэгендэ тәрбияләнүчеләр «Пэчворк. Пицца» дигән яңа технология үзләштерәләр.

2021 елның 19 марты, җомга

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие»  реабилитация үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр.

      Хәзерге вакытта тегү остаханәсендә тернәкләндерү курсы үтүче тәрбияләнүчеләр «Пэчворк. Пицца» дигән яңа технология үзләштерәләр.

      Һәр кешедә тукыма кисәкләре күп, аларны куллану кыен. Мондый хәлдә ярдәмгә «пицца» техникасы килә. Әлеге техника тәҗрибәле кул осталары өчен генә түгел, ә иҗатта беренче адымнарын ясаучылар өчен дә чиксез иҗади офыклар ача.

      Балалар зур теләк белән бу техниканы өйрәнәләр. «Пицца» техникасы кулларның вак моторикасын, фикерләүне, эстетик зәвыкны үстерә.

       Бу техника тукыма кисәкләренә  «икенче тормыш» бирә һәм өйдәге интерьерны үзгәртергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International