19 март көнне «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балалар китапханәсендә кунакта булды. Аларны китапханәче Закирова Фирдания каршы алды һәм китапханә буенча экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты.
Соңыннан Кырымның Рәсәй белән кушылуына багышланган «Кырым язы» фестивале кысаларында Фирдания Фирдинант кызы балалар өчен «Кырым язы – өмет язы» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Ул презентация ярдәмендә тарих, табигать һәм климат, Кырым ярымутравының истәлекле урыннары, архитектура һәйкәлләре, сарай комплекслары, Кырым һәм Севастополь музейлары турында сөйләде. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.