"Уйнагыз гармуннар"-"Играй гармонь" дип аталган Сигезенче Төбәкара фестиваль-конкурс.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

20 март көнне Киров өлкәсенең Кызыл Алан ш.т.п. «Домостроитель» мәдәни-күңел ачу үзәгендә туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган "Уйнагыз гармуннар"-"Играй гармонь" дип аталган Сигезенче Төбәкара фестиваль-конкурс узды. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары конкурста актив катнаштылар. Фестивальнең ГРАН-ПРИ призын "Шаян егетләр" гармунчылар һәм баянчылар ансамбле алды, Бикбов Сәйдәш 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Укучыларны һәм укытучыларын  Д. Ф. Рафиковны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International