Балалар һөнәрләре белән таныштыру

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының "Милосердие" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә.   

     Балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыру - шәхеснең һөнәри билгеләнеше процессында мөһим этап. Безгә, тәрбиячеләргә, балаларны өлкәннәрнең хезмәте белән таныштыру  процессын  мавыктыргыч итеп алып бару өчен шартлар тудырырга кирәк.

     Шуңа күрә безнең эштә төп урын уенга бирелә. Мәсәлән, индивидуаль эш өчен интерактив папка кулланабыз. Бу папка эчендә 10 иң кызыклы бирем: буяу, карточкалар җыелмасы, лабиринт, конверт - чәчәк, кем нәрсә белән эшли, кайсы артыг, кара һәм җавап бир, кроссворд.  Ул балаларның  һөнәр ияләренең төрле эшчәнлеге, аларның башка кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, хезмәт кораллары турында күзаллауларын конкретлаштырырга һәм киңәйтергә мөмкинлек бирә.

     Үткәрелә торган чаралар балаларга хезмәт, һөнәри эшчәнлек тормышның мөһим өлкәсе булганын расларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International