Кукмара мәктәбендә «Шахмат Королевасы» клубы ачылды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Клуб ачылган көнне Татарстан шахматчысы Илдар Низамов укучылар өчен мастер-класс үткәрде.

«Шахмат зоналары» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы шахмат федерациясе ярдәме белән Кукмараның 3нче мәктәбендә «Шахмат Королевасы» клубы ачылды.

Аның инициаторлары - әлеге белем бирү учреждениесе җитәкчелеге һәм шахмат буенча тренер Владислав Абдулов.

Ачылу тантанасында шахмат федерациясе вәкиле, шахмат буенча халыкара мастер Илдар Низамов катнашты. Титуллы шахматчы укучылар өчен мастер-класс үткәрде.

«“Шахмат Королевасы” клубы ачылышында 30га якын укучы катнашты, шуларның 10сы - башлангыч мәктәп укучылары. Клубта теләге булган һәркем шөгыльләнә ала. Шулай ук шахмат федерациясе мәктәпкә 10 комплект шахмат җиһазлары бүләк итте», - дип сөйләде 3нче урта мәктәп директоры Диләрә Ганиева.

Бу көнне шахмат буенча югары категорияле тренер Владислав Абдулов шахмат клубының беренче турнирын үткәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International