Кукмара районы «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Ирина Матвеева, «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»программасы буенча, өйдә социаль хезмәт алучы Н.Нәбиев һәм Р.Нәбиева белән дәрес үткәрде. Дәрес өй шартларында «Ялгызлык күренеше белән көрәш» дигән лекция һәм әңгәмә формасында узды. Мондый әңгәмәләрне социаль хезмәткәрләр, үз карамагындагы кешеләргә үзләрен ялгыз һәм кирәкле булмаган кешеләр итеп хис итмәсен өчен, мөмкин кадәр ешрак үткәрәләр.
Чараның максаты-өлкән яшьтәге гражданнарны ялгызлыкка каршы "көрәш" алымнарына өйрәтү, ялларын оештыру, тәүлек вакытын дөрес бүлү, яшьтәшләре һәм күршеләре белән аралаштыру.
Социаль ялгызлык-ул өлкән кешеләрнең психологик проблемасы. Тиз үзгәреп торучы тормыш шартлары, кешегә аралашуны һәм тормышны гадиләштерүче югары технологияләр үсеше, даими социаль-көнкүреш конфликтлары төрле аралашу һәм кешеләрнең үзара бәйләнешенә тискәре йогынты ясый.