Вәлитов Шамил Мәхмүт улы турында дәрес

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә фән һәм технологияләр елы кысаларында күренекле фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Вәлитов Шамил Мәхмүт улы турында дәрес уздырылган.
Вәлитов Шамил Мәхмүт улы фәнни эшлекле генә түгел, ә 2007-2011 елларда КДФИИ ректоры да.
Балалар кызыксынып аның биографиясе, хезмәт юлы, фәнни казанышлары турында белделәр. Максатчан, ихтыярлы, хезмәт сөючән яшь кешенең танылган совет һәм Россия икътисадчысы, фәннәр докторы, профессор була алуы турында.
Аның тикшеренүләре өлкәсе-энергетика. Аның фәнни эшләнмәләре фәнни-тикшеренү институты, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате заводлары эшчәнлегендә киң гамәли кулланыш тапкан.
Галим һәм җитәкче эшчәнлегенең шундый катлаулы өлкәләренә карамастан, балаларга аның биографиясенең һәм фәнни казанышларының барлык фактлары да кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International