Хөрмәтле гражданнар!
"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 25 март 21 сәгатьтән 26 март 18 сәгатькә кадәр
2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда төнлә һәм иртән) көтелә.
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, секундына 2-7 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8, аязган вакытта -11. Көндез максималь һава температурасы +1..+5˚. Юлларда бозлавык.