2021 елның 20 мартында «Зилант» спорткомплексында 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча ООО «КукморЗерноТорг» призына Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Зилант-1(2007-2008 елгы), Зилант-2(2009-2010 елгы), Арча-1, Арча-2, Әтнә, Буа. Җиңүче – Буа командасы, икенче урында-Зилант-1 (2007 – 2008 еллар), өченчедә-Әтнә. Команда-җиңүче һәм ярышларда призлы урыннар яулаган командалар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.