2021 елның 21 мартында Вятка Аланы шәһәрендә тренерлар Наилә Хәбибуллина һәм Илмар Шәймәрданов җитәкчелегендә «Зилант» спорт мәктәбенең волейбол буенча егетләр һәм кызлар җыелма командалары Нократ күппрофильле лицееның волейбол буенча VI региональара кубогында катнаштылар һәм ике команда да җиңүче булдылар.Ралина Орлова һәм Максим Воронин иң яхшы уенчылар дип табылды. Егетләрне һәм кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, спортта һәм укуда уңышлар телибез.