Үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү тантанасы

2021 елның 26 марты, җомга

25 март көнне «Китап-ФЕСТ-2021» Төбәкара балалар китабы фестивале кысаларында Үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү тантанасы узды. Чараның хөрмәтле кунаклары - Сергей Михалковның оныгы Егор Кончаловский, Россия мәдәният фондының «Бүген — балалар, иртәгә – халык» проекты җитәкчесе Ольга Буцкая һәм башкалар. Бәйрәм тантанасын Кукмараның яшь артистлары ачып җибәрде, иҗади номерлар күрсәтте.

Шул ук көнне кинорежиссер Егор Кончаловский, балалар язучысы Мария Лукашкина, балалар язучысы Игорь Шевчук, РСФСРның халык артисты Лариса Лужина, театр һәм кино актеры Александр Давыдов, композитор, бард, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Григорий Бард белән. Вятка Аланының балалар сәнгать мәктәбендә рәссам - иллюстраторлар Ольга Ионайтис, Юрий Богачев белән  мастер-класслар уткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International