29 март көнне балалар китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасының икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәчесе Фирдания Закирова «Могҗизалы китаплар илендә» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Экскурсия барышында балалар китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңлады, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында укытучы-логопед Кашипова Рисәлә Рәшит кызы «Татарстан Республикасы – безнең туган җиребез» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Балалар «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карады. Чара «Минем беренче китапларым» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.