Кукмара районында Covid-19дан 928 кеше прививка ясаткан

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Икенче доза прививканы инде 711 кеше алган.

Кукмара районында Covid-19 вакцинациясе буенча кампания дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 928 кеше үтте, тулысынча - 711 кеше. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Районга 150 доза яңа вакцина партиясе кайткан. Бүгенге көндә 120 доза калган.

«Район үзәк дәваханәсенә кайткан “Гам-Ковид-Вак" вакинасының (Спутник V) бер ампуласы бер кешегә исәпләнгән. Ягъни, прививка ясатырга теләүче хастаханәгә килә һәм мөрәҗәгать иткән көнне үк вакцина ясата ала», - диелә медицина учреждениесе хәбәрендә.

Прививка ясатырга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яисә 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук гражданнарны дәваханәнең 223нче кабинетында да кабул итәләр, анда прививка ясыйлар.

Моннан тыш, Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтына (kukmor_crb) директка хәбәр юллап та язылырга була. Хәбәрдә үзеңнең исем-фамилия, әтиеңнең исемен, туган көнеңне һәм телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук вакцинациягә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да язылырга мөмкин.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International